— Поликлиниканың гомум мәйданы 4900 квадрат метр тәшкил итәчәк. Биредә рентгенодиагностика, балалар, хирургия бүлекләре, хатын-кызлар консультациясе, клиника-диагностика лабораториясе, административ-хуҗалык бүлмәләре һәм башкалар урнаштырылачак. Яңа поликлиника сменага 250 кеше кабул итүгә исәпләнгән, — дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Төзелеш эшләре Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото: mgazeta.com сайтыннан.