+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 Май 2020, 19:30

Төбәкләр программаны гамәлгә ашыруны тизләтергә әзер

Русия субъектларының күпчелеге авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыруны тизләтергә әзер, диелә Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

"Дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча Русия Төзелеш министрлыгы төбәкләрнең мөмкинлекләренә мониторинг үткәрде. Күпчелек субъектлар мондый мөмкинлекне раслады", - диелә хәбәрдә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2020 елда авария хәлендәге торактан күчерүгә 35,4 миллиард сум федераль акча бүленгән. Бүгенгә 965 мең квадрат метр авария хәлендәге торактан 60 мең кеше күчерелгән, бу агымдагы ел планының 97 процентын тәшкил итә. Мондый нәтиҗә 2019 елның планын җиде тапкыр арттырып үтәү белән бәйле.
"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектына ярашлы, 2024 ел ахырына күчерелгән авария хәлендәге торак фонды күләме 9,54 миллион квадрат метрга, ә яраксыз торактан күчерелгән гражданнар саны 530,9 мең кешегә җитәргә тиеш.
Читайте нас: