+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 Май 2020, 16:30

Иглинда ике катлы яңа балалар бакчасы төзелә

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Демография” милли проекты кысаларында республикада яңа балалар бакчалары төзү дәвам итә.

Иглин районы үзәгендә 260 урынлык, мәйданы 3000 квадрат метрдан артык булган ике катлы балалар бакчасы төзелә. Объектның гомум бәясе 186 миллион сумга төшә.
Төзелеш объектының заказчигы – Башкортстан Республикасының Капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчысы – “Эстра” җәмгыяте. Төзелеш 2019 елның ноябрендә башланган иде, 2020 ел ахырына кадәр аны тәмамларга исәп тоталар.
Әлеге вакытта булачак балалар бакчасының бинасы күтәрелгән, тәрәзәләр урнаштырылган, түбәне монтажлау тәмамлана. Тышкы бизәкләү эшләре өлешчә башкарылган. Әле төзүчеләр җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү, канализация һәм яктылык системалары урнаштыру белән шөгыльләнә.

Автор : Гөлнур Исламова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Iglinda-ike-katli-ya-a-balalar-bakchasi-t-zel-263245/
Читайте нас: