+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 Май 2020, 11:30

Карламан куертылган сөтен Азиягә җибәрергә планлаштыралар

Республикада куертылган сөт җитештерүче бердәнбер предприятие җитәкчесе аны үстерү концепциясен тәкъдим итте.

Предприятиедә стерильләштерү линиясе урнаштырылачак, калай банкалар җитештереләчәк, 1 200 баш сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзелгән. Шуның нәтиҗәсендә сөтне эшкәртү күләме тәүлегенә 150 тоннага кадәр артачак, ә чыгарыла торган продукция ассортиментын киңәйтергә мөмкин булачак. Инвестицияләрнең гомум суммасы 953 млн. сум тәшкил итә. Бу эшләр Владимир Путин раслаган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында эшләнәчәк.
Александр Кулимбетов сүзләренә караганда, шикәрсез концентрацияләнгән сөт җитештерүне үзләштерү гарәп илләре һәм Азия базарларына чыгу мөмкинлеге бирәчәк. Бүген мондый продукцияне Русиядә бер генә завод җитештерә.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Karlaman-kuertilgan-s-ten-Aziyag--ib-rerg-planlashtiralar-263135/
Читайте нас: