+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 Май 2020, 11:05

Түбән Кама сусаклагычына чөгә җибәргәннәр

Башкортстанның Краснокама районында урнашкан Түбән Кама сусаклагычына 60 меңгә якын чөгә маймычлары чыгарылды. 10-12 г авырлыктагы чөгә маймычлары Самара өлкәсенең балык заводында үстерелгән, дип хәбәр итәләр БР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Аларның чыгарылышы Владимир Путин раслаган «Экология» милли проекты кысаларында республикада чөгә популяциясен арттыру максатында уздырылды.
Кыйммәтле балык маймычлары сатып алуны республиканың су биоресурсларына зыян китерә торган предприятиеләр финанслаган.
«Экология» милли проектының төп бурычларының берсе – су объектларын экологик савыктыру һәм аларның биологик төрлелеген саклау.

Автор : Гөлнур Исламова
Чыганак: "ИНТЕРФАКС-ПОВОЛЖЬЕ"
Фото: "ИНТЕРФАКС-ПОВОЛЖЬЕ"
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/T-b-n-Kama-susaklagichina-ch-g--ib-rg-nn-r-263116/
Читайте нас: