+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 Май 2020, 18:05

Быел бәрәңге иртә утыртыла

Былтыр бу көннәрдә бәрәңге утырту эшләре башланмаган да иде әле. Быел төбәкнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре бәрәңгене гадәти сроклардан күпкә иртәрәк утырта башлады.

12 майга икенче икмәк 457,3 гектар җирдә утыртылды инде, узган елда бу эш әлеге вакытта башланмаган да иде. Республикада барлыгы 2,1 мең гектарга бәрәңге утырту планлаштырыла. Иң зур бәрәңге плантацияләре Уфа районында урнашкан. Монда 593 гектарда бәрәңге үстерергә планлаштыралар, шуларның әлегә 120 гектары утыртылган. Чәчүлекләр структурасында бәрәңге 41 район хуҗалыкларында бар, шуларның 17сендә эшләр башланган. Кырмыскалы районында барлык 65 гектар мәйдан да утыртылган инде. Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары кысаларында авыл хуҗалыгын үстерү юнәлеше республика өчен аеруча актуаль. Быел чәчүлек җирләре күпкә арттырылды. Шул ук вакытта яшелчә үстерүгә дә быел игътибар артты.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Biel-b-r-ge-irt-utirtila-266164/
Читайте нас: