+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 Май 2020, 10:45

Октябрьскийда шәһәр хастаханәсе корпусы төзекләндерелә

Октябрьский шәһәренең 1 санлы дәваханәсенең беренче хирургия корпусында ел ахырында реконструкция эше тәмамланачак.

Төзекләндерү эшләре 2018 елның көзендә башланып, әлеге объект Башкортстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан төзекләндерү һәм реконструкция үткәрелгән йөз учреждение исемлегенә кергән иде. Эшләр Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин карары белән расланган «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. БР Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, объектта фундаментларны, колонналарны, подвал диварларын ныгыту буенча эшләр башкарылган, өч катта да идәннәр, түшәмнәр алмаштырылган, лифт шахтасы салынган, эчке бизәкләү эшләре тәмамланып килә. Тышкы отделка һәм инженерлык челтәрләре буенча эшләр дәвам итә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Oktyabrskiyda-sh--r-hastahan-se-korpusi-t-zekl-nderel-265182/
Читайте нас: