+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 Май 2020, 10:40

Төп максат - бөтен дөньяга үзебезнең продукцияне таныту

Владимир Путинның май указы белән расланган «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында Башкортстанда тышкы факторларны исәпкә алып, республика икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча беренче чираттагы чаралар Планы гамәлгә ашырыла. Сүз, аерым алганда, тышкы икътисади элемтәләр буенча БР Дәүләт комитеты алып барган экспортерларга ярдәм проекты турында бара.

Мәсәлән, 27 апрельдән республика бюджетыннан чит илләргә товарлар ташу чыгымнарының бер өлешен кайтару буенча гаризалар кабул ителә башлаган. Эшкә 24 компаниянең документлары кабул ителгән, 4сенең логистик субсидия алу турындагы килешүләренә кул куелган. Ярдәмнең тагын бер механизмы - чит илләрнең махсуслаштырылган оешмаларында продукцияне халыкара сертификацияләүгә чыгымнарны субсидияләү. Эшкә шулай ук берничә компаниянең документлары да кабул ителде. Моннан тыш, Башкортстан предприятиеләре вәкилләре теләсә кайсы вакытта экспортның проблемалы мәсьәләләре буенча дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә алалар, ә «Чит ил импортеры соравы буенча Русия җитештерүчесен эзләү» хезмәте ярдәмендә Русиядә аракы продукциясен җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе «Башспирт» җәмгыяте Төркиягә һәм Әзербәйҗанга этил спиртын сатуга ике контракт төзегән. Башкортстан эшкуарлары өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе - «Башкортстанда эшләнгән» проекты булачак. Проектның максаты - республика җитештергән продукцияләрне бөтен дөньяга таныту.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/T-p-maksat-b-ten-d-nyaga-zebezne-produktsiyane-tanitu-265188/
Читайте нас: