+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 Май 2020, 11:20

Күпкатлы йорт аллары төзекләндереләчәк

Быел “Башкортстан ихаталары” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 380 йорт ихатасын төзекләндерү күзаллана.

Бу максат өчен 1,77 млрд. сум бүленәчәк. Акчаларның 1,67 млрд. сумы — республика бюджетыннан булса, 83,5 миллион сумын муниципалитетлар финанслаячак. Калган 16,7 млн. сумы торак хуҗалары чыганаклары исәбенә булачак.
БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары — торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Белеяв белдерүенчә, 37 муниципалитетта төзелеш-монтаж эшләре 29 апрельдән бирле бара, 26сында бу атнада башлаячаклар. Ихаталарны төзекләндерү белән 148 подряд оешмасы шөгыльләнәчәк. Төзекләндерү эшләрен 9 октябрьгә тәмамлау планлаштырыла.
Вице-премьер белдерүенчә, 2020 елда “Торак һәм кала мохите” милли проектының республикада тормышка ашырылган “Уңайлы шәһәр мохите” программасына ярашлы, уңайлы шәһәр мохитен булдыру өчен 22 мең квадрат метрда хәвефсез катлам түшәлгән 367 балалар һәм спорт мәйданчыклары, 4 меңнән артык яктырткыч, 2,5 мең чүп савыты, эскәмия, МАФлар җитештерү күзаллана.
“Башкортстан ихаталары” программасына ярашлы, күпкатлы йорт алларында 182 километр юл түшәләчәк. Ихаталарда һәм йорт араларында меңнән артык ватык юл ремонтланачак. Шулай ук 15 мең (шуның 8 меңе — Уфада) машина кую урыны төзекләндереләчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/K-pkatli-yort-allari-t-zekl-nderel-ch-k-266761/
Читайте нас: