+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 Май 2020, 11:15

Сыйфатлы уен коралларына баедылар

Уфаның 3 санлы балалар сәнгать мәктәбендә күптән көтелгән уен коралы — “Yamaha” рояле пәйда булды. Мәктәп өчен аны сатып алуга федераль бюджеттан 1,4 млн. сум һәм шәһәр бюжетыннан 116 мең сум акча бүленде.

“Мәдәният” милли проекты кысаларында әлеге 3 нче санлы мәктәпкә ноутбук, тамбурин, оркестр кыңгыраучыклары һәм “Сольфеджио” фәне буенча уку материаллары сатып алынган.
Уфа шәһәренең балалар сәнгать мәктәпләре “Мәдәният” милли проекты кысаларында, музыка уен кораллары белән баетылуга өстәмә финансланалар. 2019 елда Республика мәдәният министрлыгы тарафыннан аларга 4,2 миллион сумга 12 “Николай Рубинштейн” пианинолары тапшырылган.
2020 елда 3 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе белән бергә 5нче һәм 9 нчы санлы балалар музыка мәтәпләре өчен дә уен кораллары сатып алды.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Siyfatli-uen-korallarina-baedilar-266774/
Читайте нас: