+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 Май 2020, 12:25

29 катлы йортта яшәр идегезме?

ДОМ.РФ банкы Уфада “Июнь” торак комплексын төзүгә 809 миллион сум акча бүлә. Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, “Июнь” торак комплексы 29 катлы бер йорттан торачак. Ул 396 фатирны үз эченә алачак.

Йорт Уфаның төп транспорт магистральләре – Октябрь һәм Салават Юлаев проспектлары янында төзеләчәк. Биредә берничә балалар бакчасы, мәктәпләр һәм сәүдә үзәкләре урнашкан.
Билгеле булуынча, Башкортстан торак төзелешенең яңа моделенә күчү буенча лидерлар рәтендә тора. Бу исә төбәктә Владимир Путинның май указы белән расланган “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын актив тормышка ашыруга булышлык итә.
“Июнь” торак комплексы – Уфа өчен мөһим проект, чөнки әлеге йортның бер өлеше шәһәр хакимияте тарафыннан сатып алыначак һәм халыкны тузган һәм авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын гамәлгә ашыру өчен файдаланылачак.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/29-katli-yortta-yash-r-idegezme-269700/
Читайте нас: