+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 Май 2020, 23:45

Башкортстанда ел ахырына 24 балалар бакчасы тапшырылачак

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада яңа балалар бакчалары төзү дәвам итә.

Башкортстанның төрле районнарында бер үк вакытта 24 балалар бакчасы төзелә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, барлык мәктәпкәчә белем бирү объектларын ел ахырына кадәр
тапшырачаклар.
"Дәүләкәндә ясле төркемнәре белән 240 урынга исәпләнгән берьюлы ике балалар бакчасы төзибез. Аларда заманча физкультура һәм спорт заллары, логопед, психолог, кер юу бүлмәләре, заманча җиһазлар белән ризык әзерләү блогы булачак", - дип язган республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, Дәүләкәндә балалар бакчалары төзелеше төгәлләнгәч, сабыйларның мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин ителеше 100 процент тәшкил итәчәк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstanda-el-ahirina-24-balalar-bakchasi-tapshirilachak-271775/
Читайте нас: