+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 Май 2020, 12:20

Безнең хәләл товарларны чит илләр дә күрәчәк

Башкортстанда “Хәләл” продукциясен чит ил базарларына чыгарачаклар. Алдагы ике елга чаралар планы төзелгән дә инде.

Республиканың тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева видеоконференц-элемтә режимында башка ведомстволардагы хезмәттәшләре белән тышкы базарларга Башкортстанның хәләл продукциясен чыгару мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Чарада катнашучылар “мондый маркировкалы товарларны чит ил базарларына чыгару Башкортстан өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе” булуын билгеләде. Моннан тыш, мондый эшчәнлек Владимир Путинның май указы белән ныгытылган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
Бүгенге көндә “Хәләл” стандартындагы товарлар – азык-төлек кенә түгел, кием-салым да, көнкүреш химиясе дә. Мондый продукциягә ихтыяҗ зур булганлыктан, республиканың тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты республикада җитештерелгән хәләл товарларны чит ил базарларына экспортка чыгаруга юнәлтелгән “юл картасы” булдырган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Bezne-h-l-l-tovarlarni-chit-ill-r-d--k-r-ch-k-269748/
Читайте нас: