+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 Май 2020, 21:15

Искегә тисәң, исе чыга...

Русия Президенты Владимир Путинның “Май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Торлак һәм кала мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада халыкны иске һәм аварияле торлактан яңа, сыйфатлы фатирларга күчерү эше кызганнан-кыза бара.

Башкортстан Республикасында гражданнарны аварияле торлак фондыннан күчерү буенча адреслы программада катнашкан барлык муниципалитетларда да апрель ае эчендә килешүләр төзелгән. Быел барлыгы 677 кеше яңа фатирлы булачак. Алар өчен 325 миллион сумлык 219 фатир сатып алыначак, яки төзеләчәк. Дүртөйле, Мишкә, Белорет районнары бу эшне вакытыннан алда тәмамлаган. Бу хакта Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин белдерде.
2017 елның 1 гыйнварына кадәр торышлары аварияле дип бәяләнгән торлактан халыкны күчерү программасын вакытыннан алда башкару турында республика Русия Хөкүмәтенә эшлекле тәкъдимнәр кертте. Хәзер шуның нигезендә яңа план-график төзеләчәк.
2021–2022 елларда барлыгы 29,5 мең квадрат метр иске һәм аварияле торлакны гамәлдән чыгарып, аларда яшәүчеләрне яңа һәм уңайлы фатирларга күчерү планлаштырыла. Шушы максатка Торлак-коммуналь хужалыгын реформалауга булышлык итү фонды 1,2 миллиард сум акча бүлә. Чыгымнарның ике процентын Башкортстан Республикасы казнасы күтәрергә тиеш.
Фото: Tagilka.ru
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/Iskeg-tis--ise-chiga-272096/
Читайте нас: