+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 Май 2020, 20:45

Каләм ияләре булдыра!

“Русия киләчәге. Гомумдәүләт проектлары" порталы өчен махсус оештырылган "Медиалогия" эзләнү эшләре йомгаклары буенча, киңкүләм мәгълүмат чараларында "Хәвефсез һәм яхшы автомобиль юллары", "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектларының башкаларына караганда ешрак яктыртылуы ачыкланган.

Юлларга багышланган мәгълүматлар апрель аенда 27,3 мең тапкыр чыкса, "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты турында 11,4 мең хәбәр дөнья күргән. Өченче урынны демографик хәлгә бәйле мәгълүматлар били.
"Санлы икътисад", "Сәламәтлек саклау", "Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына булышу", "Мәдәният", "Мәгариф", "Экология" гомумдәүләт проектларына багышланган мәгълүматлар саны - 5,9 меңнән алып 10,4 меңгә кадәр.
Узган айда хезмәт җитештерүчәнлеге буенча гомумдәүләт проекты өч мең тапкыр яктыртылган, экспорт турында - 2,8 мең тапкыр, фән турында – 2,7 мең, магистраль инфраструктураны киңәйтү һәм модернизацияләүга бәйле хәбәрләр 1,3 меңнән артык басылган.
Шунысы игътибарга лаек: Русиядә апрельдә гомумдәүләт проектларын иң актив яктырткан өч төбәк билгеләнгән. Берерчесе Мәскәү өлкәсе булса, Башкортстан бу исемлектә икенче урынны били. Республикада үткән айда гомумдәүләт проектларына багышланган 3,9 мең хәбәр дөнья күргән.
Булдырасыз, каләмдәшләр!
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Kal-m-iyal-re-buldira-272081/
Читайте нас: