+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 Май 2020, 20:50

Сабыйлар сәламәтлеге аеруча кадерле

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылучы гамәлләрнең байтак өлеше үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән.

Шушы уңайдан, Республика балалар клиник дәваханәсендә дә әледән-әле мөһим вакыйгалар булып тора. Шушы көннәрдә биредә югары технологияле яңа аппарат эшли башлады. Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, заманча җиһаз "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына ярашлы тапшырылган.
Санлы электроэнцефалограф кечкенә пациентларны диагностикалау ысулларын яхшыртачак. Аппарат озак вакыт дәвамында авыруларның баш мие эшчәнлеге активлыгын яздырып алу сәләтенә ия. Җиһаз аны аудиоформатта да, видео режимында да башкара ала.
Белгечләр әйтүенчә, аппарат баш миен җентекле тикшерә алуы белән аеруча кыйммәт. Иң мөһиме – процедура зарарсыз башкарыла һәм авырту тудырмый. Тикшерүне көндез генә түгел, төнлә дә үткәрергә була, гамәлдә бөтен неврологик тайпылышларны һәм эпилепсияне диагностикалап була, ди табиблар.
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Sabiylar-s-lam-tlege-aerucha-kaderle-272080/
Читайте нас: