+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 Май 2020, 14:50

Экспортерларның чыгымнары каплана

Башкортстан Хөкүмәте эшкуарларга ярдәм итә һәм моның яхшы нәтиҗәләре турында даими хәбәр итеп торабыз.

Президент Владимир Путинның май указы белән расланган "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда, тышкы факторларны исәпкә алып, республика икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча беренче чираттагы чаралар планы гамәлгә ашырыла.

Сүз, аерым алганда, республиканың Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты контролендәге экспортерларга ярдәм проекты турында бара.

27 апрельдән Башкортстан бюджетыннан чит илгә товарлар җибәрү буенча чыгымнарның бер өлешен каплау буенча заявкалар кабул ителә башлады. Эшкә 24 компания документлары кабул ителгән, логистик субсидия алу турында дүрт килешү төзелгән дә инде.

Ярдәмнең тагын бер механизмы - чит дәүләтләрнең махсуслаштырылган оешмаларында продукцияне халыкара сертификатлаштыруга чыгымнарны субсидияләү. Бу эш буенча, шулай ук, берничә компания документлары кабул ителгән.

Фото: ivbg.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Eksporterlarni-chigimnari-kaplana-272737/
Читайте нас: