+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 Май 2020, 14:55

Продукцияне читкә күпләп озатабыз

Экспорт ел башыннан ун тапкыр арткан, ә үзебезгә каламы?

Елның беренче ике аенда Русиядән көнбагыш экспорты ун тапкыр күбәйгән. Бу Төркия, Болгария, Румыния һәм башка илләрдә әлеге продукциягә ихтыяҗ үсү белән аңлатыла. Мондый үсеш темпы – соңгы биш елда иң югарысы, диделәр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Мәсәлән, Федераль таможня хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, тулаем алганда, былтыр Башкортстан АПК продукциясен экспортлауны 91 миллион долларлык планлаштырган булса, гамәлдә 112,2 миллион долларга җиткерде. Чагыштыру өчен: 2018 елда республика авыл хуҗалыгы продукциясен 76 миллионлык экспортлаган.
Республика Хөкүмәтенең вице-премьеры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, быел Башкортстан АПК продукциясе экспорты күләмен 115 миллион долларга җиткерергә уйлый. Шул ук вакытта республика ел саен бөртеклеләрнең тулаем җыемын арттыра бара.
Әйтергә кирәк, ел башыннан илдәге һәм башка кыйтгалардагы коронавирус пандемиясенә карамастан, АПКның бөтен продукциясен экспортлау 16 процентка арткан. Бу чир экспортка йогынты ясамаячак, алай гына да түгел, перспективада Русия пандемия аркасында азык-төлек сатуны арттыра ала, дип белдерде экспертлар.

Фото "Известия"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Produktsiyane-chitk-k-pl-p-ozatabiz-272759/
Читайте нас: