+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 Май 2020, 23:30

Продукцияне экспортка күпләп чыгарабыз

Агымдагы ел башыннан республика агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 50,1 миллион доллар тәшкил итте. 3 майга Русия Федераль таможня хезмәте мәгълүматы буенча, узган ел бу датага күрсәткеч 25,5 миллион доллар тәшкил иткән. Шулай итеп, агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты 2 тапкыр арткан.

Агымдагы елның гыйнварыннан апреленә кадәр 17,6 миллион долларлык 24,9 мең тонна көнбагыш мае экспортланган. Бу узган елга караганда, 4 тапкыр күбрәк. Республикада узган ел 282 мең тонна көнбагыш мае җитештерелгән, ә республика халкы ихтыяҗлары – 48 мең тонна тәшкил итә.

Шулай ук, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Башкортстанда шикәр экспорты 12 тапкыр арткан. Аны гыйнвар аеннан апрельгә кадәр 8,4 миллион долларлык экспортлаганнар, дип хәбәр итә Башкортостан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.


Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Produktsiyane-eksportka-k-pl-p-chigarabiz-274721/
Читайте нас: