+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 Май 2020, 23:40

Түземсезлек белән ачылуын көтәләр!

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Авыргазы районында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә.

2019 елның декабрендә Степановка авылында тантаналы рәвештә беренче модульле ФАП ачылды. Әле “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча Таштамак һәм Корманай авылларында янә ике ФАП төзелә. Объектларны тапшыру вакыты – 2020 елның июнь ахыры.
– ФАП төзү – безнең авыл кешеләре өчен шатлыклы вакыйга. Түземсезлек белән аның ачылуын көтәбез, – ди Таштамак авыл хакимияте башлыгы Минсара Федорова. – Гамәлдәге ФАПның бинасы иске, 70нче елларда төзелгән, шуңа сыйфатлы медицина ярдәменә ихтыяҗ булды. Хәзер авылдашлар өчен якты, җылы, барлык заман таләпләренә җавап бирүче, фельдшер гына түгел, табиблар бригадасы да кабул итү оештыра алырлык фельдшер-акушерлык пункты булачак.
Яңа ФАП өч авылны хезмәтләндерәчәк, бу бер меңгә якын кеше, алар арасында 18 яшькә кадәр балалар да бар.
Корманай авылындагы ФАП та 60нчы елларда төзелгән агач бинада урнашкан булган.
– Элек монда колхоз идарәсе иде, соңыннан ФАПны күчерделәр. Бина агачтан, бик иске, – ди Өршәк авыл хакимияте башлыгы Рамил Абдрахманов. – Халык саны 800гә якын. Авыл кешеләре аны чын дәваханә буларак кабул итә һәм түземсезлек белән ачылуын көтә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/T-zemsezlek-bel-n-achiluin-k-t-l-r-274923/
Читайте нас: