-9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 Май 2020, 11:25

Хөкүмәт ташламалы кредитлар буенча таләпләрне йомшартты

Көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру турында килешүләр төзегән авыл хуҗалыгы предприятиеләре, продукцияне экспортлау буенча бурычларын үтәмәгән очракта, ташламалы кредитлардан файдалануны дәвам итә алачак. Тиешле карарга Русия Хөкүмәте тарафыннан кул куелган.

"Көндәшлелек сәләтен арттыру турында килешү төзегән авыл хуҗалыгы предприятиеләре ташламалы кредитлардан файдалануларын дәвам итәчәк, хәтта 2020 елга продукция экспортлау бурычларын үти алмасалар да. Мондый карарны Русия Хөкүмәте раслады", - диелә Министрлар кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру турындагы килешү - "Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау" федераль проекты кысаларында инструментларның берсе ("Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектына керә).

Килешү авыл хуҗалыгы предприятиеләренә товарларын экспортлауны арттыру бурычларына алмашка кыска сроклы һәм инвестицион максатларга ташламалы кредитлар алырга мөмкинлек бирә.


Фото: ТАСС
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/H-k-m-t-tashlamali-kreditlar-buencha-tal-pl-rne-yomshartti-275414/
Читайте нас: