-8 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 Май 2020, 00:00

Илледән соң да җиң сызганып эшләргә була!

Республикада Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы, “Өлкән буын” төбәк программасы гамәлгә ашырыла.

Шартлар буенча республика халкын эш белән тәэмин итү үзәгенә барлык кирәкле документларны һәм гариза тапшырган республика предприятиеләре, 50 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк булган гражданнарны һөнәри укыту һәм аларга өстәмә һөнәри белем бирү чараларын оештыруга субсидияләр алачак.

Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, мондый мөмкинлекне республиканың 11 предприятиесе алачак.

Укыту юнәлешләре арасында: остазлык һәм хезмәт психологиясе; насос җайланмалары машинисты, чистарту корылмалары операторы, технологик җайланмаларны ремонтлау слесаре, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен комплекслы укыту һәм башкалар.


Фото: mgazeta.com сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Illed-n-so-da-i-sizganip-eshl-rg-bula-274716/
Читайте нас в