+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 Май 2020, 10:35

70 миллион кемгә бирелә?

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының материаль-техник базасын үстерү һәм 2020 елда гаилә фермаларын үстерү өчен грантлар алуга конкурс башланды. Башкортстан авыл җирлегендә эшләүче крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм гаилә фермалары 30 миллион сумга кадәр грантлар алачак.

Грантларны ким дигәндә, 12 ай эшләгән авыл хуҗалыгы кооперативлары ала алачак. Материаль-техник базаны үстерүгә юнәлдерелүгә тиешле максималь грант күләме 70 миллион сум.
Конкурста катнашучылар турыдан-туры әңгәмә узарга һәм төп икътисади күрсәткечләрен раслап үз проектларын тәкъдим итәргә тиешләр.
Башкортстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм гаилә фермаларына ярдәм итү өчен грант программалары 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Сигез ел эчендә 310 гаилә фермасы 1 миллиард сумнан артык грантлар алган. 19 авыл хуҗалыгы кооперативына 183 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә мондый зур ярдәм Владимир Путинның май указларына ярашлы “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/70-million-kemg-birel-277567/
Читайте нас: