+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 Май 2020, 13:35

«Профстажировкалар 2.0» проектында 410 студент катнаша

«Профстажировкалар 2.0» проекты студент эшләре конкурсының икенче этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды.

Башкортстан студентлары эш бирүчеләрнең кейсларына 410 гариза биргән, шул рәвешле төбәк әлеге күрсәткеч буенча лидерлар бишлегенә кергән. Эш бирүче партнерлар тарафыннан заявкалар хупланганнан соң, катнашучылар биремнәрне хәл итәргә керешәчәк, практикага чакыру һәм стажировка өчен көрәшәчәк.

Конкурска 9 меңгә якын гариза бирелгән. Хәзерге вакытта профстажировка.рф платформасында Башкортстанның 41 эш бирүчесеннән 96 кейс урнаштырылган.

«Профстажировкалар 2.0» - «Русия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасының һәм Гомумрусия халык фронтының «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган уртак проекты.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Profstagirovkalar-2-0-proektinda-410-student-katnasha-277368/
Читайте нас: