+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 Май 2020, 10:30

Юлларга игътибар арта

Быел Башкортстанда юл эшләре күләме, узган ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк. Җирле халык мөрәҗәгатьләре дә начар сыйфатлы юлларны ачыклауга үз өлешен кертә.

Февраль аенда ук Республика Башлыгы Радий Хәбиров 15 апрельгә кадәр төбәк юлларындагы һәм ишегалдындагы чокырларны барлап цифрлаштырырга кушты. Шул ук вакытта, 15 майга планлаштырылган эшләрнең яртысы һәм 15 июньгә тулысынча төгәлләнергә тиешлеге билгеләнде.
18 майга, теркәлгән 232 мең җитешсезлекнең 206 меңе бетерелгән. Муниципалитетлар юллары буенча төзекләндерү эшләре 62 процентка үтәлгән. Җирле юлларда бу эшләр 31,6 һәм башка барлык категория юлларда 45,2 процентка башкарылган.
"Яз башындагы кебек, юллар турында зарланулар күп түгел. Мин эшнең актив дәвам итүен күрәм. Бөтен асфальт заводлары эшли. 15 июньдә, мин барлык чокырлар ямалу һәм төзекләндерү эшләре тәмамлау турындагы доклад көтәм. Республика Уфа урамнарын төзекләндерү өчен дә акча бүлеп бирде. Без нәтиҗә көтеп калабыз", - дип белдерде Радий Хәбиров.
Барлык төзекләндерү эшләре Владимир Путинның май указларына ярашлы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Yullarga-igtibar-arta-277565/

Читайте нас: