Путин белдерүенчә, пособие русиялеләр өчен бик тә мөһим. 18 май торышына ярашлы, дәүләт хезмәтләре порталы аша балага түләүләр үтенече белән12 миллион гариза килгән. Гомум алганда, түләүләргә 22 миллион бала дәгъва итә. Ата-аналарын искә алганда, әлеге инициатива 50 миллионнан артык кешегә кагыла.
Искә төшерик: дәүләт башлыгы коронавирус пандемиясе төсмерендә балалы гаиләләргә бер тапкыр түләнүче өстәмә түләүләрне раслаган иде. 3 тән 16 яшькә кадәрле һәр бала өчен унар мең сум, 3 яшькә кадәрле балалар өчен бишәр мең сум акча түләнелә.