+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 Май 2020, 14:30

Балалар бакчалы булачак

Салават районының “Янгантау” поселогында “Демография” милли проекты кысаларында балалар бакчасы төзү дәвам итә. Контрактның башлангыч суммасы 141,8 млн. сум булган һәм аны “ГК Лидер-групп” җаваплылыгы чикләнгән оешма алган. Акчалар республика һәм федераль казнадан бүленә.

190 урынга исәпләнгән социаль объектны төзү 20 гыйнварда башланып, агымдагы елның 31 декабрендә тәмамланачак. Балалар бакчасының гомум мәйданы 3 500 квадрат метр тәшкил итә, 2-3 яшьлек балалар өчен - өч, 3-7 яшьлекләр өчен өч төркем эшләячәк.
Проект буенча балаларның физик һәм интеллектуаль яктан үсеше өчен бар нәрсә дә каралган: медицина, методик кабинетлар, музыка һәм спорт заллары бар. Урамда уйнар өчен дә бөтен корылмалар төзеләчәк.
Башкортстан дәүләт төзелеше комитеты хәбәр итүенчә, төзелеш эпидемия шартларында профилактика чараларын саклап башкарыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Balalar-bakchali-bulachak-280074/
Читайте нас: