+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 Май 2020, 11:30

Балалар дәваханәсенә заманча аппарат кайтты

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Республика балалар клиник дәваханәсендә кулларның роботлаштырылган механотерапиясе өчен аппарат кайтты.

"Flex-F04" аппараты җәрәхәтләрдән, сынулардан соң, операциядән соң буыннар авыруларын дәвалау, буыннар хәрәкәтләнүен тергезү өчен кирәк.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында яңа җиһазның авыртуларсыз, тиз терелергә ярдәм итүен билгелиләр.

Аппараттагы җайланмалар пациентларны реабилитацияләү өчен шәхси параметрларны кертергә мөмкинлек бирә.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Balalar-d-vahan-sen-zamancha-apparat-kaytti-278213/
Читайте нас: