+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 Май 2020, 11:25

Республикада мәдәни объектлар артачак

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында өч федераль проект гамәлгә ашырыла: “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр”, “Санлы мәдәният”. Башкортстан аларның өчесендә дә актив катнаша.

Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру вакытында республикада 27 яңа авыл мәдәният йорты төзеләчәк, 52 мәдәният учреждениесе ремонтланачак.
“Мәдәни мохит” проектын тормышка ашыру кысаларында быел Илеш районының Ябалак авылында 300 урынлык мәдәният йорты төзеләчәк. Якын арада Караидел районының Яугилде авылында да яңа мәдәният йортын төзү башланачак.
Мәдәният министрлыгында билгеләүләренчә, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты яшь талантларга иҗади карьераларын яңа музыкаль уен коралларында башларга мөмкинлек бирә. Быел 14 муниципаль балалар сәнгать мәктәпбе һәм 3 дәүләт һөнәри учреждениесе федераль бюджет исәбенә яңа музыка кораллары белән җиһазланачак. Мәктәпләр 800дән артык музыка коралы, җиһазлар һәм уку материаллары алачак.
Республиканың биш районы – Тәтешле, Нуриман, Караидел, Зилаер һәм Баймак районнары быел авыл халкын хезмәтләндерү өчен күчмә күпфункцияле үзәкләр (автоклублар) алачак. Муниципалитетлар контрактлар төзегән.
2020 елда модельле китапханәләр саны да артачак. Алар Дүртөйле районының Әсән, Благовар районының Благовар, Туймазы районының Кандра авылларында ачылачак. Ә Ишембай районының һәм Сибай шәһәренең балалар сәнгать мәктәпләрендә Виртуаль концерт заллары барлыкка киләчәк.
Башкортстан бәләкәй шәһәрләрдә заманча кинозаллар челтәре булдыру буенча Русиядә икенче урынга чыкты. 500 кешегә кадәр торак пунктларында милли кинофильмнар күрсәтү өчен шартлар булдыру максатында республика районнары кинозалларны модернизацияләү өчен Кино фондыннан субсидияләр алуга 19 гариза юллаган.

Фото: mgazeta.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Respublikada-m-d-ni-obektlar-artachak-278325/
Читайте нас: