+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 Май 2020, 11:25

Ел ахырына — яңа балалар бакчасы

Иглиндә 260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше бара.

Аны төзү узган елның ноябрендә башланган иде, эшләрне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар. Объект Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Ул Силантьев урамында урнашкан, аның мәйданы - 3000 квадрат метрдан артык.

Әлеге вакытта балалар бакчасы бинасы тулысынча төзелгән, тәрәзәләр урнаштырылган, түбәне ябу тәмамланып килә. Тышкы бизәкләү эшләре яртылаш башкарылган. Бер үк вакытта төзүчеләр эчке һәм тышкы җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация, яктырту системаларын урнаштыру белән шөгыльләнә. Барлык эшләрне башкаруның соңгы этабы җиһазлар, мебель урнаштыру, шулай ук аның территориясен төзекләндерү булачак. Объектның гомум бәясе — якынча 186 миллион сум.

Билгеле булуынча, агымдагы ел башында Иглин авылында 160 урынлык балалар бакчасы белән берләштерелгән 640 урынлы яңа мәктәп ачылды.

Быел республика адреслы инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында "Мәгариф" линиясе буенча тагын 27 объект төзү планлаштырыла: 4 мәктәп, 20 балалар бакчасы һәм балалар бакчасы белән берләштерелгән 3 мәктәп.

Фото:building.bashkortostan.ru
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/El-ahirina--ya-a-balalar-bakchasi-280180/

Читайте нас: