+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 Май 2020, 10:45

Русия Президенты Александр Сидякинны бүләкләде

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенә дәүләт бүләге тапшыру турында указга кул куйды.

Александр Сидякин "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденының II дәрәҗә медаленә лаек булды. Рәсми документта бүләккә кыска аңлатма бирелгән: "хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен".

Шулай ук, бүләкләү турындагы указда «Белебеевский» заводы директорының чимал сатып алу буенча урынбасары Ольга Линкевич та бар. Ул "Русия Федерациясе азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре" исеменә лаек булды.

Фото: "Башинформ".
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Rusiya-Prezidenti-Aleksandr-Sidyakinni-b-l-kl-de-280991/
Читайте нас: