+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 Май 2020, 20:20

Башкортстан — лидер төбәкләр арасында

Мәскәүдә укучыларга дистанцион эш режимында өстәмә белем бирү буенча лидер төбәкләр аталды.

Мәскәүдә яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында мәгариф системасындагы хәл буенча киңәшмәдә Башкортстан мәктәп укучыларына дистанцион эш режимында тирәнтен өстәмә белем бирү буенча лидер төбәкләр арасында аталды.

Сүз “Сириус” белем бирү үзәгенең онлайн форматта эшләве турында барды. Билгеле булуынча, укучыларның сәләтен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән әлеге мөһим программа Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

“Талант һәм уңыш” мәгариф фонды һәм “Сириус” үзәге җитәкчесе Елена Шмелева ил Президентына хәбәр итүенчә, пандемия башланганнан соң Русиянең барлык мәктәп укучыларына “Сириус. Онлайн” дистанцион мохитендә укырга тәкъдим ителгән.

Шулай ук, мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасының чакыру этабына читтән торып кушылырга мөмкин булган. 400 мең укучы әлеге тәкъдимне кабул иткән: теркәлгән, укый, олимпиада мәсьәләләрен эшли, алдынгы педагоглар белән бергә әлеге катлаулы мәсьәләләрне чишүдә катнаша.

Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan--lider-t-b-kl-r-arasinda-284215/
Читайте нас: