+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 Май 2020, 20:25

Башкортстан яшьләре алда бара

«Мин — профессионал» Бөтенрусия олимпиадасында 85 студентыбыз дипломант булды.

Республика вузларыннан 85 студент «Мин – профессионал» Бөтенрусия студентлар олимпиадасы дипломантлары булды. Әлеге бәйге — «Русия—мөмкинлекләр иле" Президент платформасының өстенлекле проектларының берсе.

Олимпиаданың өченче сезонына йомгак ясалды. Призлы урыннарны проектта катнашкан 3758 кеше яулады, шуларның 85е — Башкортстанның югары уку йортлары студентлары. Билгеле булуынча, Башкортстан дипломантлар саны буенча алдынгы ун төбәк арасына керде.

"Быел олимпиадада катнашкан 3758 дипломант бу җиңүгә ныклы әзерлек һәм үз-үзләрен аямыйча эшләү нәтиҗәсендә иреште. Шуңа күрә күп кенә студентлар олимпиадада үз нәтиҗәсен яхшырту өчен өченче ел рәттән катнаша. Берьюлы 8-10 кызыклы юнәлешне сайлаган катнашучылар да бар, алар финалга уңышлы чыга һәм хәтта берничә дисциплина буенча дипломант була", — ди «Мин —профессионал» олимпиадасы җитәкчесе Валерия Касамара.

Башкортстаннан 85 дипломант арасында 2 кеше —алтын, 1се көмеш һәм 6сы бронза алды. 29 студент— җиңүче, 47 катнашучы ярышларда призер булды. Олимпиада дипломантлары магистратурага, аспирантурага һәм ординатурага укырга кергәндә ташламалардан файдалана алачак, шулай ук профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге дә булачак. Медалистлар өчен 100-300 мең сум күләмендә акчалата премияләр дә каралган.

Фото: kp.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan-yashl-re-alda-bara-284244/
Читайте нас: