+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 Май 2020, 20:55

Мәдәният йорты тиздән ишекләрен ача

Иглин районының Кудеевский авылы халкы бу вакыйганы күптән көтә.

Иглин районының Кудеевский авылы мәдәният йортында капиталь ремонт март уртасында башланды. Әлеге эшләр “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты гранты исәбенә башкарыла. Грант күләме — 13 миллион сумнан артык.

Подрядчы “Проектстрой” оешмасы вәкиле сүзләре буенча, ремонт 70 процентка үтәлгән дә инде һәм июнь уртасына төгәлләнәчәк.
Бу вакыт эчендә мәдәният йорты бинасы тулысынча җылытылган, анда электр, канализация һәм су белән тәэмин итү системалары, тәрәзәләр алыштырылган, идәннәр, түбә ремонтланган. Хәзер бизәкләү эшләре — диварларны буяу, түшәм япмасын монтажлау эшләре бара.

Тамашачылар залында сәхнә яңартыла, соңрак анда яңа яктырту, пәрдә, тавыш җиһазлары, уңайлы урындыклар барлыкка киләчәк. Ә иҗат коллективлары артистлары өчен сәхнә костюмнары тегелә. Балалар өчен уен һәм түгәрәкләр бүлмәләре, бию залы тулысынча ремонтланачак һәм җиһазландырылачак.

— Безнең авыл мәдәният йорты 1958-59 елларда төзелде. Бу вакыттан биредә капиталь эшләр үткәрелмәде, бары тик косметик ремонт кына булды. Шуңа күрә бу - безнең өчен зур вакыйга! — ди өлкән мәдәни оештыручы Ольга Хлебникова. — Безнең концертлар тулы зал җыя, бу - 200дән артык тамашачы. Моннан тыш, 200гә якын кеше иҗат коллективларында, түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Яңартылган мәдәният йортында уңайлы булыр дип ышанабыз. Ә коронавирус белән бәйле барлык чикләүләрне бетергәч, без тантаналы ачу оештырачакбыз.

Фото:glavarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/M-d-niyat-yorti-tizd-n-ishekl-ren-acha-284571/
Читайте нас: