-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 Май 2020, 20:30

Яшь укытучыларга ярдәм артачак

Конкурс материаллары 1 июньгә кадәр кабул ителә.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елда грантлар бирүгә конкурс игълан итә. Быелдан грантлар саны 150гә кадәр арттырылды, грант күләме 690 мең сум тәшкил итәчәк. Әлеге чара Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Киләчәк укытучысы” төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Конкурста 35 яшькә кадәр, педагогик стажы ике елдан да ким булмаган авыл укытучылары катнаша ала. Педагогларның укыту йөкләнеше бер тариф ставкасыннан да ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта авылдагы халык саны 10 мең кешедән артмаска тиеш.

Гомуми белем бирү оешмаларында административ яки оештыру функцияләрен генә гамәлгә ашыручы хезмәткәрләр конкурста катнашу хокукына ия түгел. Конкурста элек әлеге грантны алган укытучылар кабат катнаша алмый.

Конкурс материаллары [email protected] электрон почта адресына, яки түбәндәге адрес буенча: Уфа шәһәре, Театр урамы, 5/2 йорт, 309 кабинет, 1 майдан алып 1 июньгә кадәр кабул ителәчәк.

Фото:nios.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yash-ukituchilarga-yard-m-artachak-284268/
Читайте нас: