+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 Май 2020, 20:30

Башкала юлларын танымый да торырбызмы?

Уфада Комсомол урамын реконструкцияләү дәвам итә. Юл-ремонт эшләре барган чорда участокларда квартал саен юл хәрәкәте чикләнә. Аерым алганда, Бессонов урамыннан Һәдия Дәүләтшина бульварына кадәр дүрт полоса буенча автотранспорт хәрәкәтен чикләү 2020 елның 15 июненә кадәр озайтылачак.

Комсомол урамын реконструкцияләү узган ел «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомудәүләт проекты кысаларында башланган иде. Объектның озынлыгы 3,84 км тәшкил итә. Бүген эшләр расланган график буенча артта калуларсыз алып барыла.
"Бессонов урамыннан алып Галле урамына кадәр участокта юл эшләре алып барыла. Һадия Дәүләтшина бульварыннан алып Бессонов урамына кадәр участокта асфальтның беренче катламы бар инде, алга таба ике катлам булачак», – дип билгеләп үтте участок башлыгы Алексей Федотов.
Бессонов урамыннан Һалле урамына кадәр участокта юл эшләре башланганнан бирле шулай ук тышкы яктылыкны вакытлыча үзгәртеп корганнар, 10 000 квадрат метрдан артык мәйданда булган иске өслекне фрезерлау эшләре башкарылган.
Шулай ук бүгенге көндә подрядчы оешма тарафыннан бу участокта яңгыр сулары канализациясен монтажлау буенча эшләр тәмамланган, ул яңгыр суын кабул итәчәк.
Уфа хакимияте шәһәр халкына һәм башкала кунакларына хәрәкәтне чикләүгә аңлап карауларын сорап мөрәҗәгать итә, мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм үз хәрәкәте маршрутын алдан планлаштырырга киңәш итә.
Фото: Уфа хакимияте матбугат хезмәтеннән.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkala-yullarin-tanimiy-da-torirbizmi-285315/
Читайте нас: