-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 Май 2020, 20:20

Кэшбэк бик шәп булмакчы

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың экспорт юнәлешле предприятиеләренә финанс ярдәменең яңа төре — «экспорт кэшбек» эшли башлый.

Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Маргарита Болычева аңлатканча, бу очракта башкарылган экспорт контрактының 10 проценты күләмендә грант турында сүз бара.
"Әлеге ярдәм инструменты республика икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча чараларның икенче пакетына керәчәк", - дип өстәде ул.
"Экспорт кэшбэк" буенча грант күләме - 3 миллион сумнан артык түгел. Кире кайтаруны яңа илдә базарны үзләштерүне яки товарларның яңа төрен экспортка чыгаруны күздә тоткан контрактлар буенча алырга мөмкин булачак.
Шул ук вакытта төбәктә элегрәк кертелгән экспортер предприятиеләргә финанс ярдәменең ике төре сакланып калачак. Аерым алганда, чит илгә товарларны транспортлауга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр, шулай ук халыкара оешмаларда продукцияне сертификатлауга киткән чыгымнарны компенсацияләүгә субсидияләр.
"Матди ярдәмнең барлык өч төреннән дә чимал булмаган энергетика товарларын экспортлаучы яки аларны экспортлый башларга теләгән компанияләр файдалана ала. Моннан тыш, экспортерлар «Росэксимбанк»ның банк гарантиясе хисабына әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) тизләтелгән рәвештә түли ала, — дип ассызыкладылар Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетында .
Фото: go.mail.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Keshbek-bik-sh-p-bulmakchi-285309/
Читайте нас: