+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 Май 2020, 20:30

Ярмәкәйдә - яңа ФАПлар

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың Ярмәкәй районында төзелгән ике яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачуга әзерләнәләр.

Берсе — Богородский авылында, икенчесе Яңа Шахта урнашкан.
- 2018 ел ахырында Ярмәкәй районында миңа иске ФАПлар турында зарланып сөйләгәннәр иде, тиздән биредә ике яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлаячак. Быел республикада барлыгы 85 ФАП сафка басачак, - ди бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Богородский авылында 64 кв. м мәйданлы кирпеч бинаны төзүчеләр җиде ай эчендә сафка бастырганнар. Контракт бәясе 2,9 млн. сум тәшкил иткән. Хәзер яңа фельдшер-акушерлык пунктында кирәкле заманча җиһазлар урнаштыралар. Тиздән ул инде пациентларны кабул итә башлаячак. Яңа ФАП Богородский, Михайловка һәм Князевка авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.
- Иске фельдшер-акушерлык пункты 1967 елда төзелгән иде, - ди Ярмәкәй районы үзәк дәваханәсенең баш табибы Рамил Гыйзетдинов. - Яңа бинада 4 кабинет бар. Планировка уңайлы, биредә көтү залы, пациентларны кабул итү кабинеты, процедура кабинеты урнашкан. Шулай ук гинекология кабинеты да бар. Беренче пациентларны июнь башында ук кабул итә башлаячакбыз. Яңа Шах авылында да шундый ук ФАП төзелә.
Фото: "Башинформ"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yarm-k-yd--ya-a-FAPlar-285306/
Читайте нас: