+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 Май 2020, 21:15

Беренче губернаторга һәйкәл

Владимир Путинның май указын тормышка ашыручы “Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстан республикасында бик күп эшләр башкарыла.

Уфа губерниясенең беренче губернаторы Григорий Аксаков һәйкәленә иң яхшы проект эшләүчеләр арасында конкурс игълан ителде. Һәйкәл В.И.Ленин исемендәге паркта Советская урамы яклап урнаштырылачак. Чара республика башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы үткәрелә һәм Уфа губерниясенең беренче губернаторы Григорий Сергеевич Аксаковның 200 еллыгына багышлана.
Конкурста профессиональ сынчылар (аерым да, коллектив белән дә) катнаша ала. Конкурс бер турда үткәреләчәк.
Гаризалар агымдагы елның 15 июненә кадәр «Русия рәссамнары берлеге» бөтенрусия иҗади иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсендә кабул ителә.
Фото: Башинформ.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Berenche-gubernatorga--yk-l-285512/
Читайте нас: