+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 Май 2020, 20:50

Тирә-ягыбыз яшеллеккә төренсен!

Урманнарга һәркем сакчыл карашта булсын иде.

21 майда Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Уфа шәһәренең “Урман” тукталышы артындагы территорияне чистарту буенча өмә оештырды.
- Шәһәр халкы анда көнкүреш һәм төзелеш чүп-чары чүплеге оештырылган дип зарланды, - дип сөйләде “Уфа урман хуҗалыгы” директоры Рөстәм Галләмов. - “Урманчылык идарәсе”, “Уфа урман хуҗалыгы”, Федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелегенең районара территориаль бүлеге һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының үзәк аппаратының якынча ике дистә хезмәткәре ярты көн эчендә урман участогын көнкүреш чүп-чарыннан һәм ауган агачлардан чистартты. Бу көнне 5 тоннага якын чүп-чар җыеп алынды.
Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны чүп-чардан арындыру, аларның санитар хәлен яхшырту буенча өмәләрне даими оештыра. Төп проблема шунда ки, урманнарга, бигрәк тә шәһәр яны урманнарында, республика шәһәрләре тирәсендә урманнарга антропоген йөкләнеш елдан-ел үсә, нәтиҗәдә, урман чүпләнә һәм аның территориясе пычрана.
Президент Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары кысаларында урманнарны тәртиптә тоту экологияне яхшырту, тирә-якны сәламәтләндерү һәм яшелләндерүнең бер өлеше булып тора.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Tir-yagibiz-yashellekk-t-rensen-286107/
Читайте нас: