+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 Май 2020, 10:35

Балалар гына күбрәк тусын!

Башкаланың Дим бистәсендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды.

Бинаның гомум мәйданы 5 мең квадрат метр тәшкил итә, биредә барлыгы 12 төркем эшләячәк. Анда 24 педагог, физик культура буенча инструктор, педагог-психолог, 2 шәфкать туташы һәм логопед, 12 кече тәрбияче эшлиячәк.
Әлеге учреждениены төзү 250 миллион сумга төшкән. БР Хөкүмәте вице-премьеры Раиф Абдрахимов әйтүенчә, май ахырына кадәр Уфаның Совет районында да балалар бакчасы ачылачак.
Русия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында башкалабызда тагын да дүрт балалар бакчасын төзү эшләре алып барыла.
Фото: БИ.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/demografiya/Balalar-gina-k-br-k-tusin-286783/
Читайте нас: