Топ-10 исемлегенә Кырым, Башкортстан һәм Алтай крае курортлары кергән. Әйткәндәй, Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында Башкортстанда шифаханәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бүленә. Аларның матди-техник базасын ныгытуга, хезмәт күрсәтү юнәлешен үстерүгә БР Хөкүмәте зур өлеш кертә.