+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 Май 2020, 17:50

Эшләсә дә, эшләмәсә дә алачак

Башкортстанда 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалары булган гражданнар өчен айлык түләүләр бирү тәртибен үзгәртәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, аны бер кешегә керемнәре 9804 сумнан түбәнрәк булган гаиләләр ала, ә түләү күләме - 4984 сум. Яңалык бүген Хөкүмәт утырышы барышында тикшерелде.

"Республика законы буенча әлеге түләүгә эшләмәүче ата-аналарның балалары дәгъва итә алмаячак. Күрсәтелгән чикләүне юкка чыгару тәкъдиме бар. Атна дәвамында без бу төзәтмәләрне кертәчәкбез, һәм 1 июньнән инде бу түләүгә дәгъва итә алучы гаиләләр саны күпкә артачак", - дип тәкъдим итте вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Киңәшмәне алып барган республика Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров тәкъдимне хуплады.

Фото: vgoroden.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Eshl-s-d--eshl-m-s-d-alachak-287904/
Читайте нас: