+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 Май 2020, 11:15

Авыл кооперативларының кереме ничек арта?

2019 елдаБашкортстанда 763 яңа крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән, 119 яңа авыл хуҗалыгы кооперативы һәм 600гә якын эш урыны булдырылган.

Республика Хөкүмәтенең вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов оператив киңәшмәдә узган ел агросәнәгать комплексы системасында кече хуҗалык формаларына дәүләт ярдәме күрсәтүгә 922,3 миллион сум юнәлтелде, дип билгеләде. Шуның 579,5 миллион сумы - федераль бюджеттан һәм 342,9 миллионы - республика бюджетыннан. Кертелгән үз акчаларының күләме 240 миллион сумнан арткан.
Бер ел эчендә тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләмендә фермерлар өлеше 11 проценттан (2018 елда) 12,9 процентка кадәр арткан (бу 21,6 миллиард сум тулай продукция тәшкил итә). Авыл хуҗалыгы кооперативларының керемнәре 1 миллиард 200 миллион сумнан артып киткән. Бу, шул исәптән, республиканың авыл хуҗалыгына консультацияләр бирү системасының авыл җирендә яшәүче яшь эшкуарларга ярдәм итүдә актив катнашуы аркасында мөмкин булган. Агымдагы елда авылда кече эшкуарлыкны үстерү буенча эш дәвам итә.
"Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү" милли проекты кысаларында безнең алда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 2 мең 154 кешене җәлеп итү бурычы тора”, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.
Аның сүзләренә караганда, күрсәтелгән күрсәткечләргә ирешү өчен, авыл хуҗалыгына консультация бирү системасы эшендә актив катнашырга кирәк. Әмма ул үзе дә камилләштерүгә мохтаҗ.
Чыганак: “Башинформ”.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Avil-kooperativlarini-kereme-nichek-arta-288774/
Читайте нас: