Районның Дмитриевский, Игнатовка, Яңа Усман, Түбән Тирмә, Әлби, Үдрәк, Уразбахты авылларында яшәүчеләр өчен быелгы җәй көтеп алынган күңелле вакыйгалар белән башланачак. Шушы көннәрдә авылдашлар өчен яңа ФАПлар үз ишекләрен ача. Хәзер бу 7 авылда яшәүчеләр беренчел медицина ярдәмен урыннарда ук алачак. Иң мөһиме – сыйфатлы медицина ярдәме уңайлы, заманча шартларда күрсәтеләчәк.