+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 Май 2020, 11:10

Комсомольская урамын реконструкциялиләр

Уфада Комсомольская урамындагы участокны икенче июньгә кадәр тулысынча яптылар. Биредә урамны реконструкцияләү эшләре бара.

“Бу участокта юл салучылар яңгыр коллекторын эшлиләр һәм газ үткәргечне җайга салу буенча эшләр алып баралар”, - диләр Уфа мэриясенең матбугат хезмәтендә.
Комсомольская урамын реконструкцияләү 2019 елда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында башланган иде. Эшләрне 2021 елның азагына төгәлләргә планлаштыралар. 3,84 чакрым озынлыгындагы урам, реконструкция беткәннән соң, Октябрь Проспектының “дублеры” булачак. Дүрт полосалы хәрәкәт алты полосалыга әйләнәчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Komsomolskaya-uramin-rekonstruktsiyalil-r-288766/
Читайте нас: