-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 Май 2020, 11:30

Декретта да белем алабыз!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың кайбер оешмалары декрет ялындагы хатын-кызларны өстәмә белем бирүгә яисә квалификацияләрен күтәрүгә субсидияләр алырга мөмкин.

Проектта катнашучы булу өчен, эш бирүчегә программаның шартлары белән танышырга һәм республика мәшгульлек үзәкләренә кирәкле барлык документларны тапшырырга кирәк.

Якындагы 5 елда проект ярдәмендә республикадагы 1300 тирәсе декрет ялындагы хатын-кыз квалификациясен арттырачак яисә өстәмә белем алачак. Ел саен бу максатларга 74,1 миллион сум акча бүленәчәк, шуларның 72,6 миллионы — федераль бюджет акчалары, калган 1,5 миллионы — республика бюджеты акчалары.


Фото: health.bashkortostan.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Dekretta-da-belem-alabiz-290245/
Читайте нас: