-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 Май 2020, 18:15

Тулысынча алмаштырганнар

Ил президенты Владимир Путинның 2018 елның май указларына ярашлы булдырылган “Мәдәният” милли проекты кысаларында Уфа сәнгать училищесы, Салават музыкаль колледжы һәм Уральск авылындагы (Учалы районы) Балалар сәнгать мәктәбе музыкаль, художество һәм техник корылмалар алган. Бу хакта БР Мәдәният министрлыгында хәбәр итәләр.

Уфа сәнгать училищесы художество бүлегенә 211 мольберт, 25 стеллаж, профессиональ фотоаппарат һәм “Дизайн” белгечлеге өчен махсус стойкалары булган фотовспышка комплекты алган. Бу җиһазлар колледжга художество бүлеге кабинетларындагы иске корылмаларны тулысынча алмаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Сатып алынган барлык заманча корылмалар да хәвефсезлек таләпләренә туры килә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Tulisincha-almashtirgannar-291069/
Читайте нас