-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 Май 2020, 11:15

Иглинда балалар яңа бакчалы булачак

Озакламый Иглин авылы сабыйлары яңа балалар бакчасына барачак.

260 урынга исәпләнгән, 3 мең квадрат метрдан артык мәйданлы бу бина 2020 ел ахырына кадәр төзелеп бетәргә тиеш дип хәбәр ителә Башкортстан хөкүмәте сайтында.
Әле булачак балалар бакчасының бинасы тулысынча күтәрелгән, тәрәзәләр куелган, түбәсе эшләнеп килә. Тышкы яктан матурлау эшләренең дә яртысы тәмамланган. Бер үк вакытта төзүчеләр җылыту һәм вентиляция, су үткәрү һәм канализация, яктылык системаларын урнаштыра.
Төзелеш, матурлау эшләре тәмамлану белән җиһазлар, мебель китереләчәк, территория төзекләндереләчәк.
Әйткәндәй, бу балалар бакчасын төзү 2019 елда башланган иде. Ул ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында башкарыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Iglinda-balalar-ya-a-bakchali-bulachak-292906/
Читайте нас