-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 Май 2020, 01:25

Тагын 19 мең савыт кирәк әле

Республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, муниципалитет хакимиятләре каршына каты коммуналь калдыклар тупланган урыннарны төзекләндерү һәм аларны заманча контейнерлар белән баету бурычы куелган иде.

Бүгенге көнгә, исәпләүләргә ярашлы, республиканы тулысынча тәэмин итү өчен 19 мең контейнер кирәк әле.
Уфаның үзендә генә гамәлдә булган 13 мең контейнерга өстәп, тагын 2,4 мең яңасын урнаштырырга кирәк. Шуның 1,4 меңен —шәхси секторда һәм 400дән артыгын шәһәрдән ерак урнашкан территорияләрдә куярга кирәк.
1 санлы төбәк операторы зонасындагы 14 муниципалитет районнарында, булган 4,6 меңгә өстәп, 8 меңгә якын контейнер һәм эре калдыклар өчен 325 бункер урнаштырырга кирәк әле. Шулай итеп, районнарда контейнерлар паркы — 70 проценттан, ә бункерлар саны 3 тапкырдан күбрәк урнаштырылырга тиеш.
“Экология” милли проектының республикада гамәлгә ашырылучы “Каты коммуналь калдыклар белән комплекслы эшләү системасы” программасы бурычларын да күз уңында тотып, республика хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров республикада контейнерлар җитештерү мәсьәләсен дә чишәргә кушты.
“Контейнерларның республикада җитештерелсен өчен, чүп темасы һәрвакыт актуаль һәм мөһим булды. Эшкуарларга да файда булыр, безгә дә заказ белән ерактан кайтартасы булмас”,—дип ассызыклады Андрей Назаров.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Tagin-19-me-savit-kir-k-le-294081/
Читайте нас